Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сабан туе бәйрәме быел районнарда һәм авыл җирлекләрендә 4-5 июньдә узачак

Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең графигы билгеле булды

29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була.

11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм "Гырон быдтон" бәйрәмен уздыру ниятләнә.
Мариларның Бөтенреспублика "Семык" милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Чувашларның "Уяв"ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
Икенче көнне, ягъни 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы "Балтай"ны бәйрәм итәр дип көтелә.
2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме "Иван Купала"ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
"Питрау"ны быел Мамадышның Җөри авылында 16 июльдә уздыру планлаштырыла.
Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтик: ТР Президентының 2015 елның 4 декабрендәге 1160 нчы Указы белән, Сабан туе татар милли бәйрәме быел Татарстан авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә 4-5 июньдә үткәреләчәк, республика башкаласы Казанда - 9 июльдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмнәребез