Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Кичә. Бүген. Иртәгә

Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк

Россиядә 1 февральдән айлык акчалата түләү 2,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу Россиядә иң күләмле социаль түләү.

Хәзерге вакытта әлеге акчаны Татарстанда 340 меңләп федераль ташламалардан файдаланучы кеше ала. Алар арасында инвалидлар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, радиациягә дучар булган гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башкалар бар.

Моннан тыш, айлык акчалата түләүләр составына керә торган социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнәчәк. Февральдән аның күләме аена 1 075 сум 19 тиен тәшкил итәчәк, шул исәптән: кирәкле дарулар белән тәэмин ителеш - 828 сум 14 тиен, санатор-курорт дәвалану өчен юлламага -128 сум 11 тиен, юлда бушлай йөрү-118 сум 94 тиен булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев