Рәхимсез авыру һәм аның корбаннары
Яман шеш авырулары белән Бөтендөнья көрәш көне 2000 елда гамәлгә керә. 2016-2018 елларда яман шешкә каршы Бөтендөнья көрәш көне "Без булдырабыз, Мин булдырам" шигаре астында үтә. Яман шеш ул организмның теләсә кайсы өлешен зарарларга сәләтле авыру.
Нәрсә соң ул яман шеш күзәнәкләре? Бу организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма төрле канцероген факторлар нәтиҗәсендә алар яман шешкә әйләнергә мөмкиннәр. Кешенең иммунитеты көчсезләнгәч, алар интенсив рәвештә бүленеп чыга башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне юк итәләр. Эш биредә шунда, яман шеш күзәнәкләрендә генетик тоткарлыклар нәтиҗәсендә үз-үзләрен бетерү механизмы эшләми башлый, мутант-күзәнәкләр үлү сәләтен югалта.
Яман шеш авыруының төп сәбәпләренең берсе - ул зарарлы гадәтләр: алкоголизм. Алкоголь иммунитетны киметә, яман шеш геннарын активлаштыра. Көмешкә бик зарарлы, чөнки аңарда чистартылмаган майлар бик күп. Гомумән, эчемлек күпме дәрәҗәдә катырак, алар шулкадәр азрак чистартылган, химикатлар белән шыплап тулган була. Хәтта чиста спирт та зарарсыз түгел. Ул үңәчтә, ашказанында хроник ялкынсыну барлыкка китерә, бавырны җимерә, хәтта цирроз барлыкка килергә мөмкин. Алкогольның ахыры ашказанында һәм бавырда яман шеш барлыкка килү белән төгәлләнергә мөмкин.
Тәмәке тартуның да бернинди якты киләчәге юк. Үпкәдә яман шешнең барлыкка килүендә 90 процентка якын очракта тәмәке тарту сәбәп була. Тәмәке тарту, шулай ук, 80 процент очракта бугазда, 25 процент очракта ашказанында яман шешкә китерә. Сидек куыгында, бөерләрдә, ашказаны астында һәм аналыкта яман шеш барлыкка килүнең күпчелек очракларында тәмәке тарту сәбәпче икән. Исәпләүләр буенча, тәмәке төтене күп кенә төр яман шеш авыруларының төп сәбәпчесе булуы ачыкланды.
Стресс та куркыныч факторларның берсе булып тора. Якын кешеңнең үлеме, чарасызлык, ялгызлык, тормыш мәгънәсен югалту кебек хәлләр дә иммунитетның көчсезләнүенә, яман шеш барлыкка килүгә китерергә сәләтле. Галимнәр фикеренчә, мондый кичерешләр кичергән хатын-кызларда беркүпме вакыт үткәч аналык муентыгында, сөт бизләрендә, ир-атларда исә бронхларда яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Депрессия һәм стресслар яман шешнең авыр үтүенә китерә. Ачу саклау һәм тиз кызып китүчәнлек лейкемиягә, бронхларда, юан эчәкләрдә, сөт бизләрендә, аналык муентыгында яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Бала төшертү, аеруча еш төшертүләр дә организмның эшчәнлеген боза. Аеруча иртә яшьтә бала төшертүләр куркыныч, күкрәктә яман шеш барлыкка килүгә бер сәбәп. Сөт бизләрендә яман шеш авыруы ана линиясе буенча балага да бирелергә мөмкин. Әмма гаиләдә күкрәктә яман шеш авыруы белән интегүче кеше булу белән генә паникага бирелергә кирәкми.
Шулай ук, дөрес тукланмау да яман шеш авыруы барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин. Әмма сәламәт тормыш рәвеше алып барганда, табибларга еш күренеп тору кебек чаралар сәламәт яшәүгә, гомерне озайтуга ышанычны арттыра. Шуңа да үзегездә ниндидер авыртулар, уңайсызлыклар, шик туган очракта, табибка күренергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев