Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Кичә. Бүген. Иртәгә

Раджеш Сингх Кумар Зур Аксу урта мәктәбенә видеокамера бүләк итте

Күптән түгел гомумбелем бирү учреждениеләре арасында мини-футбол буенча зона ярышлары булып үткән инде. Зона ярышларында Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районнарыннан командалар катнашты.

Анда безнең район данын тренерлары Валерий Юманов җитәкчелегендә Зур Аксу урта мәктәбе укучылары командасы яклады. Зона ярышларында безнең район командасы матур уеннар күрсәтеп, барлык көндәшләрен дә җиңеп, беренче урынны яулый һәм республика этабына чыга.

Шушы көннәрдә исә республикакүләм финал ярышлар үтте. Финал ярышларда төрле зоналардан призлы беренче урынны яулаган алты көчле команда очрашты: 75 номерлы Казан, 2 номерлы Әлмәт, Әгерҗе, Аксубай, Саба һәм Чүпрәле урта мәктәпләре укучылары командалары. Мини-футбол буенча ярышлар әйләнә системасы буенча үтте. Зур Аксу урта мәктәбе укучылары командасы Әгерҗе командасына гына оттырып, икенче призлы урынны яулады.

Үткән атнада бадминтон буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумар Зур Аксу урта мәктәбенә килеп, мини-футбол буенча республикакүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларның шатлыкларын уртаклашты һәм аларны зур җиңүләре белән котлап, киләчәктә спортта һәм укуда уңышлар теләде. Шулай ук, ул Зур Аксу урта мәктәбе укучылары Мария Унискинага, Ксения Шакинага, Елена Евграфовага, Алиса Искендеровага, Мария Мутинага, Дарья Мутинага, Анжелика Трифоновага, Анастасия Григорьевага, Снежанна Исаевага, Анастасия Осиповага һәм аларның тренерлары Валерий Юмановка бадминтон буенча федерациянең район филиалы исеменнән Рәхмәт Хатлары һәм бүләкләр тапшырды, Зур Аксу урта мәктәбенә видеокамера бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев