Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Президент полкында Чүпрәле егетләре хезмәт итә

Чүпрәле районы үзенең данлыклы, Ватанны саклаучы уллары белән лаеклы горурлана. Аларның уңышлары, хезмәт барышында алган грамоталары, командирлары тарафыннан әйтелгән Рәхмәт сүзләре газета битләрендә чагылыш таба. Шундыйларның егетләрнең берсе Иске Кәкерле авылыннан Ленар Рөстәм улы Хәсанов.

Ленар үткән елның ноябрь аенда армия хезмәтенә алына. Аңарчы ул Ульяновск шәһәрендә югары уку йортында муниципаль дәүләт идарәсе факультетын тәмамлый. Дипломлы белгеч буларак, 2015 елның көзендә Матак урта мәктәбенә эшкә урнаша. Әмма Ватан алдындагы бурычын үтәү -аның беренчел максаты була. Шуңа да көзге чакырылышта ул хәрби комиссариатка килә.

Ленар бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендәге Президент полкында хезмәт итә. Агымдагы елның 19 мартында биредә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Әти-әнисе Ленар янында булып, командирлардан бары тик яхшы сүзләр генә ишетеп, уллары өчен горурланып кайталар. Хезмәт барышында әйбәт күрсәткечләре, хәрби әзерлекле булганы өчен, үрнәк солдат Ленар Хәсәновка Рәхмәт тә тапшыралар әлеге чарада. Күптән түгел, шундый ук, Рәхмәт сүзләре Татарстан хәрби комиссариатыннан да килеп ирешә аңа.

-Улыбыз бик тәртипле, кечкенәдән үк тырыш бала булды. Һәр көнне диярлек сөйләшеп торабыз. Автомобиль йөртү таныклыгына да ия ул. Хезмәтендә автобус йөртү вазифасын да башкара. Көзгә 1 ел булачак, күрешү көннәрен саныйбыз, түземсезлек белән көтәбез,-дип улы хакында шатлыкларын җиткерде әнисе Рәзинә ханым.

Әйе, балалар куанычы-ата-ана өчен зур шатлык. Ленарның исән-имин хезмәтен башкарып, туган авылына кайтуын без дә теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт Президент полкы