22 мартта район мәдәният йортында 18.00 сәгатьттә "Нәүрүз чибәре-2013" бәйгесе үткәрелә.
Арабызда яшәүче милли рухлы, чибәр, сөйкемле, бай күңелле кызларны халыкка таныту, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан оештырылган әлеге бәйгедә 16-22 яшьлек кызлар катнаша.
Кызларның чыгышларын бәяләгәндә тышкы һәм эчке матурлыкка, җыр һәм биюгә осталыкка, зирәклек һәм эрудициягә, модага, кием-салымга мөнәсәбәтенә, ягъни зәвыклылыгына һәм кыюлыгына игътибар ителәчәк.
Бәйге барышында район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт номерлары тәкъдим ителәчәк. Кызларыбыз өчен җан атарга бәйгегә рәхим итегез!
Нет комментариев