Мин татарча сөйләшәм!
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы көнгә кадәр, тел һәм сүз - кешенең аерылгысыз юлдашы. Элек-электән халыкның матурлык сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм төрле формаларда буыннан буынга тапшыра баруы һәм гүзәллек традицияләре тудыруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята.
Ананың балага биргән иң зур бүләге-тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә алу үзе бер батырлык сорый. Файдасын күреп яши белмәгәндә, тиз исраф итү, югалту бик җиңел аны. "Теле барлар-халык булган, теле юклар-балык булган",дигән әйтем юктан тумаган.
Телне диңгез белән тиңләр идем мин, чөнки аның киңлекләрен иңләп бетереп булмый. Күңелдәге мәшәкатьләрне бер читкәрәк куеп, телебезне саклар, яклар өчен "ниләр эшләргә, үзебездән нинди өлеш кертергә соң" дигән сорауга җавапны озак уйламадык. Чөнки эшләгән эшләребез дә бар икән бит. Безнең мәктәптә укучылар күбесенчә чуаш милләтеннән. Әлбәттә, татар укучыларыбыз да бар. Башка милләт балалары булуларына карамастан, алар татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен кызыксынып өйрәнәләр. Һәр халык өчен туган тел - иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык! Безнең республикада 21 февральдән 16 апрельгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм!" дигән акция бара. 9 нчы сыйныф укучылары белән шушы акциягә кушылып, "Һәр һөнәр дә кирәкле", 4 нче сыйныф укучылары белән "Мин яратам сине Татарстан" дигән ачык дәресләр үткәрдек. Без телебезнең матурлыгы, үзенчәлеге, байлыгы турында сөйләштек. Татарстанның башкаласы - Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныш булдылар. "И туган тел…"дип исемләнгән әдәби кичә дә укучылар күңеленә хуш килде.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясен дәвам итеп, без Кече Чынлы урта мәктәбенә юл тоттык. Анда 5 нче сыйныф укучылары, татар телен өйрәнү һәм патриотик хисләр тәрбияләү максатлары белән, "Туган телем- иркә гөлем" исемле чыгыш ясадылар.
Бу эш төрләрен алар кызыксыну белән эшләделәр. Бу күмәк эш балаларда бердәмлек, әдәплелек, башкалар хезмәтенә ихтирамлылык хисләре тәрбияләр дип ышанып каласы килә. Барлык укучыларыма да татар телен өйрәнүдә зур уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев