Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Марс урта мәктәбендә тел атналыгы узды

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле "әти", "әни" сүзләрен иң башлап туган телебездә әйтәбез.

Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Марс гомуми урта белем бирү мәктәбендә тел атналыгы игълан ителде. План буенча 20 нче февраль көнне атналыкны ачу тантанасы булды. "Энҗе чәчтем - энҗе җыям" дип исемләнгән табышмак, мәкаль әйтешү кичәсе үткәрелде. 21 нче февраль көнне "Туган тел - ул була бер генә, туган телнең кадерен бел генә" дигән исем астында сыйныф сәгатьләре үтте.

"Шигъри тәлгәшләр"дигән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә иң оста шигырь сөйләүчеләр катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында җырлар җырладылар.

Бу чаралар аша туган телебез аша тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп, үткәннәргә күз салдык. Безнең татар халкы элек-электән укымышлы булган, белемгә омтылган. Нинди генә кыенлыкларга очраса да сынмаган, сыгылмаган, шуңа инандык. Халкыбызга, телебезгә карата хөрмәт хисебез артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тел атналыгы