Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Кичә. Бүген. Иртәгә

Малларда тилчә авыруын булдырмау өчен саклану кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри

Башкортстанда тилчә котыра. "Агымдагы елның 5 октябрендә биредә Туймазы районының Үрмәкәй, Ермухаметово һәм Кандра авылларындагы малда тилчә авыруы ачыкланды",-дип хәбәр иттеләр безгә ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре. Ике республика арасындагы чик контрольга алынган. Машиналар барысы да тикшерелә.

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Башкортстан Республикасының ветеринария службасы тилчә авыруын юк итү өчен карантин чаралар үткәрә.

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре белдерүенчә, әлеге вәзгыять белән бәйле рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы белән берлектә тилчә авыруының Башкортстан Республикасыннан Татарстан территориясенә үтеп керүен кисәтү максатында Актаныш районының Тыннамасова, Чуракаево, Иске Байсар авыллары янында һәм паром кичүендә; Азнакай районының Тумуток авылы янында; Баулы районының М5-Урал трассасында һәм Уба авылы янында; Мөслим районының Баюкова авылы янында; Ютазы районының Уруссу-Октябрьский трассасында, Алабакуль авылы янында; Бөгелмә районының Ростовка авылы янында малларны, аларның продуктларын, фуражның һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен законсыз күчерүне, сатып-алуны кисәтү өчен 11 контроль-чик постлары урнаштырылган.

Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре тарафыннан Башкортстан белән чиктәш районнарда һәм авылларда маллар тотылучы объектларны, шул исәптән, крестьян-фермер хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыклардагы малларны, аеруча тилчәгә бирешүчән терлекләрне, тикшерү башланды.

-Эпизиотик иминлекне саклау һәм республикага тилчә авыруын кертмәү максатында түбәндәге чараларны төгәл үтәү мәҗбүри: тиешле ветеринария документлары булмаган малларны, аеруча Россия Федерациясенең башка регионнарыннан, сатып алмаска; сәүдә урыннарыннан сөт һәм сөт продуктларын, ит һәм ит продуктларын сатып алмаска; ветеринария документлары булган азыкларны һәм азык өстәмәләрен генә сатып алырга; тилчә вирусының клиник билгеләренә шик булган очракта кичекмәстән район дәүләт ветеринария службасына мөрәҗәгать итәргә кирәк,-диләр ТР буенча "Россельхознадзор" белгечләре.

Исегездә тотыгыз: тилчә авыруы булганда авыру малларны үтерәләр һәм яндыралар, инфекция шул очракта гына бетә. Авыру малларның тизәкләре һәм азыклары да шул ук юл белән юк ителә. Тоту урыннары һәм аеруча азык салу урыннары әйбәтләп дезинфекцияләнә. Тилчә авыруы табылган хуҗалык яисә торак пунктка карантин салына, дезинфекция эшләре башкарыла, хуҗасыз этләр һәм мәчеләр юк ителә.

Кешеләр исә тилчәдән профилактика чарасы буларак, авыру очраклары ачыкланган районнарда, авылларда эшкәртелмәгән сөтне азык буларак кулланмаска тиешләр. Сөтне эчәр алдыннан кимендә 5 минут чамасы кайнатып торырга. Авыру яисә элек авырган малның сөтен азык буларак куллану катгый рәвештә тыела.

Авыру яисә авыруга шикле малларны караганда шәхси профилактика чаралары кулланырга кирәк (эшләгәндә бишбармаклар кияргә, эшне төгәлләгәч кулларны дезинфекцияләргә).

Тилчә- ул мөгезле эре терлек, кәҗә, дуңгыз кебек маллардагы көчле инфекцион авыру. Тилчә вирусы эләккән урыннарда, аеруча авызның лайлалы тышчасында, тоякларында сулы куыклар пәйда була. Яшь терлекләр авыруга аеруча бирешүчәннәр. Аларда авыру бик катлаулы үтә, күпләп һәлак булалар.

Әлеге авыру буенча сораулар туган очракта ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенә 8 (843) 277-65-43, 278-93-53 номерлары белән шалтыратып тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев