Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы урта мәктәбе укучылары “Тамчы – шоу”да катнашты

Халыкта: "Уку - энә белән кое казу",- дигән мәкаль бар. Без бу төшенчәнең мәгънәсенә күптән төшенгән булсак та, шушы чарага әзерләнә башлагач, чыннан да укуның авырлык белән бирелгәненә тагын бер кат инандык.

Яңа уку елы башланып өлгермәде, мәктәбебезнең директоры Тәскирә Рауфовна:"Безнең мәктәп укучыларына "Яңа гасыр" каналында үткәрелә торган интеллектуаль уен "Тамчы - шоу"га чакыру кәгазе килгән",- дигән хәбәр җиткерде. Әлбәттә, башта югалып калдык, әмма татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз Зөбәрҗәт Масхутовна һәм Эльвира Әмирҗановна:"Безгә шундый эшне ышанып тапшырганнар икән, димәк, аны башкарып чыгарга тиешбез",- диеп безне тынычландырдылар. Тиздән уенга әзерләнү этабы башланды. Белемнең никадәр дәрәҗәдә кирәк булуын без яңадан бер кат төшендек. Бу уенда шулай ук яхшы хәтер, сизгерлек, осталык та зур роль уйный икән.

Без Саба районының "Асылташлар" командасы белән көч сынаштык. Башта бераз дулкынландык. Шулай да без үзебезгә мәктәбебез, районыбыз данын төшермәскә дигән максатны куйган идек. Без бар көчебезне җиңүгә юнәлттек һәм уен безнең җиңү белән тәмамланды. Моңа һәрберебез бик шат идек. Һәр тур саен хөрмәтле жюри әгъзалары нәтиҗә чыгара килделәр. Безнең "Мирас" командасына да, көндәшләр командасына да җылы, мактаулы сүзләр әйттеләр.

Ә ахырда безгә ТНВ каналы "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу тапшыпуының истәлекле Грамоталарын һәм бүләкләр тапшырдылар. Без үзебезгә бик күп дуслар таптык. Безнең белән, безгә көч биреп торырга, җанатар дусларыбыз да барган иде. Аларның көчле алкышлары безгә көч-дәрт бирде. Без аларга рәхмәтле. Шулай ук зур рәхмәтебезне мәктәп дирекциясенә, әти-әниләргә, район мәгариф бүлегенә җиткерәсебез килә. Безгә уенда катнашырга мөмкинлек һәм ышаныч белдергәнегез өчен мең рәхмәт Сезгә. Ә безне бу уенга әзерләгән зур тырышлыклары өчен Зөбәрҗәт Масхутовнага һәм Эльвира Әмирҗановнага чиксез рәхмәтлебез. Безне авырсынмыйча һәр урында йөрткән автобус шоферы Фәрит абыебызга да зур рәхмәт.

Бу уеннан тагын бер кат туган телебезгә карата мәхәббәт хисләре алып, үзебездә ниндидер горурлык хисе тоеп таралыштык. Безнеңчә, әле бу очрашу мизгелләре күңелләребездә бик озак сакланыр.

P.S. әлеге "Тамчы шоу" тапшыруының ТНВ каналыннан күрсәтү вакытын һәм көнен хәбәр итәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев