Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Кече Чынлы балалар бакчасына Яңа елга иганәчедән күчтәнәчләр кайткан

Кече Чынлы балалар бакчасында "Тылсымлы курай" исемле әкияти яңа ел тамашасы булып үтте.

Урман җәнлекләре Кар кызының тылсымлы курае белән балалар бакчасына яңа елга кунакка килделәр, алар бәйрәмне сихрилек, тылсымлылык дөньясына әйләндерделәр. Балаларга, килгән кунакларга аеруча Убырлы карчык сихерләгән Канар утрауларына ял итәргә теләүче җәйге Кыш бабай ошады. Әниләр hәм бәбиләр "Тез атучы", "Гәҗит өстендә иң шәп биюче", "Чыршыны бизә" кебек шаян уеннар уйнадылар. Бәйрәм яшел чыршы тирәсендә җыр-биюләр, шигырьләр, әйлән-бәйлән белән аралашып барды.

Балалар бакчасына hәрдаим бүләкләр тапшыручы спонсорыбызның берсе ООО «УК «Татнефть-Нефтехим»ның җитештерү техник идарәсе җитәкчесе Хафизов Ирек Әмирҗан улының бүләкләре балаларның кәефләрен тагында күтәрде. Барлык балалар hәм әти-әниләр исеменнән киң күңелле "Кыш бабаебызга" рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел