Каракитә авылы мәдәният йортында сайлаучылар концерт карады
Түбән Каракитә авылы мәдәният йортында 18 сентябрь көнне "Җырлап яшик туган җирдә" исемле ял концерты үтте.
Программа бик эчтәлекле булды, туган якка карата мәдхия укылды. Сайлауга килгән өлкән буын һәм гомумән бөтен сайлаучылар рәхәтләнеп концерт карадылар .Шулай ук үзләре дә өлкәннәргә, оныкларына кушылып җырладылар.Гомумән мәдәният йортында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрде һәм көн буе дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев