Кар тоту уңышка уңай тәэсир итә
Авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруда басуларда кар тоту зур әһәмияткә ия. Кар тотылган кырлардагы туфрак кышкы салкыннарда аз туңа һәм язгы дымны да тиз сеңдереп кала.
Кар үзвакытында һәм дөрес тотылган басуларда дым запасы, кар тотылмаган кырлар белән чагыштырганда, 1,5-2 тапкырга күбрәк туплана. Кырларда өстәмә тупланган һәр сантиметр кар катламы һәр гектар җиргә 25-30 тонна су бирә. Кырыс салкынлы кышта басуларда кар тотылу уңышка көчле тәэсир итә. Басуларда кар туплану нәтиҗәсендә туфракның өске катламында температураның кисәк үзгәреп торуы кими. Кар катламының 3-5 сантиметрга артуы да туфрактагы температура режимына уңай тәэсир ясый.
Кайбер районнарда кар тоту кар сөргечләр ярдәмендә башкарыла, ягъни кар җир күренгәнче төрттерелми. Әлеге эшне кыш барышында берничә тапкыр кабатлыйлар. Кар сөргәндә сак булырга кирәк. Камыштан, агач материалларыннан әзерләнгән щитлар ярдәмендә дә кар тотып була.
Илнең корылыклы һәм кар катламы аз яткан, кышы кырыс, салкын булган районнарында, көчле җилләр басулардан кар катламын еш себереп китә торган территорияләрдә кулис щитлар кулланалар. Кукуруз, көнбагыш, ак горчица кулис үсемлекләр булып тора. Әлеге үсемлекләрне пар җирләргә җәен (июль ае уртасында яисә ахырында) чәчәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев