Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Каһарманнар даны мәңгелек

Район үзәгендәге Дан Монументы яныннан ук Геройлар аллеясы башлана. Анда үзләренең батырлыклары белән район һәм ил тарихына кереп калган якташларыбызның бюстлары урын алган.

Аларны олылау һәм хөрмәтләү йөзеннән бирегә район җитәкчелеге, хезмәт коллективлары, студентлар һәм укучылар еш килә. Ә менә геройларның туган көннәре уңаеннан монда тантаналы митинглар да уза. Нефтьче Абдулла Сабирҗанов та шундый якташларыбызның берсе. Ул көнне аның бюстына чәчәкләр куелды, Мунчәли авылы укучылары тирән эчтәлекле монтаж күрсәттеләр, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов каһарманнарыбызның даны үлемсез, без алар үрнәгендә яшәргә һәм үсеп килүче яшь буынны да шушы рухта тәрбияләргә тиешбез, диде.

Абдулла Сабирҗанов 1900 елның 26 октябрендә районыбызның Мунчәли авылында туган. Бик яшьли ятим калып бабасы янында тәрбияләнеп үсә. Авыл мәктәбендә бер сыйныфны тәмамлый. Граждланнар сугышы башлангач легендар Чапаев дивизиясендә сугыша, каты яралана, яу кырында аякларын туңдыра. Кызыл Армия сафларыннан демобилизацияләнгәч Мәскәү өлкәсендәге ташкүмер шахталарының берсендә хезмәт юлын башлый. 1921 елда Төньяк Кавказдагы нефть промыселларына эшкә китә. Грозный шәһәрендә бораулаучы булып хезмәт куя. Каспий диңгезе, аннан соң Оренбург өлкәсе якларында нефть ятмаларын ачуда катнаша, үзен бар яктан да оста һәм булдыклы күрсәткән егетне мастер иттереп билгелиләр. 1933 елда шактый ук тәҗрибә туплаган якташыбыз үзенең бригадасы белән Идел буенда яңа гына оешкан "Сызраньнефть" трестына эшкә килә. Сызрань һәм Жигулидагы нефть ятмаларын чыгару эшен беренчеләрдән булып башлаучы да аның бригадасы була. Эшне дөрес оештыру һәм тырышлыктан тыш алар бораулау процессында яңа технологияләрне дә куллана башлыйлар. Нәтиҗәдә нефть чыгаруда гаять зур күрсәткечләргә ирешелә. Бөек Ватан сугышы елларында ул Жигули тауларындагы кыен шартларда бораулау бригадасын җитәкли, илгә, фронтка ярдәм итү өчен зур көч куя. Аның бригадасы беренчеләрдән булып авыш юнәлештә нефтьне бик тирәннән чыгара башлый. 1943 елның декабрендә биредә 1 нче номерлы скважина файдалануга тапшырыла һәм 1944 елның августында СССР да тәүге мәртәбә ул тәүлеккә 160 тонна нефть бирә. 1943 елда Абдулла Сабирҗановны партия сафларына кабул итәләр. Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта "Ставропольнефть" трестында оештырылган турбиналы бораулау конторында мастер булып эшли. Бишьеллык планнарны өч елда үтәп чыгу өчен социалистик ярышка Башкортстан нефтьчеләрен чакыру буенча мөрәҗәгатьнең инициаторы була. Аның үрнәген башка бораулау мастерлары да хуплыйлар. Бораулауга турбина алымын кертү ротор алымына караганда эшне 8 - 10 мәртәбә тизләтергә ярдәм итә. Нефть чыгарудагы зур казанышлары, яңа нефть ятмаларына разведка ясау һәм яңа бораулау скважиналарын файдалануга керткәне өчен 1948 елның 8 маенда якташыбыз Абдулла Сабиржановка Ленин ордены, "Урак һәм Чүкеч" рәсеме төшерелгән алтын медаль белән бергә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1949 елда "Ставропольнефть" трест коллективы беренче бишьеллык планын үтәп чыга. Озак еллар дәвамында якташыбыз җитәкләгән бригада "Куйбышевнефть" берләшмәсендә иң алдынгылардан санала. Аның коллективы бөтен яктан үрнәк булып тора, сакчыллыкны беренче урынга куя. Бригадир үзе берничә катнаш белгечлек үзләштерә. Эш барышында теләсә кайсы нефтьчене алмаштыра ала. Скважина бораулауны бригада вакытыннан элек төгәлләү генә түгел, зур суммада экономия дә ясый. Моңа алар әледән - әле производствога яңа технологияләр кертү барәбәренә ирешәләр. 1953 елда январь аеның 15 көнендә генә дә норма буенча каралган 750 метр урынына 1114 метр җир катламын бораулыйлар. Алай гына да түгел, аның бригадасы ел саен яңа рекордлы күрсәткечләр яулый. Әлеге бригаданың эш тәҗрибәсе ул еллардагы матбугат битләрендә дә күп языла. Абдулла Сабирҗанов үз белемен күтәрү өстендә дә даими эшли. Кичке мәктәптә укый, аннан соң Сызраньдагы нефтьчеләр техникумын һәм Губкинда югары нефтьчеләр училищесын тәмамлый. 1956 елда КПССның ХХ съездына делегат һәм Куйбышев өлкә Советына депутат булып сайлана. 1958 елда лаеклы ялга чыкканнан соң да дүрт ел яраткан хезмәтендә була. 1973 елда Отрадный шәһәрендә вафат була. Төрле елларда каһарман якташыбыз Ленин (ике мәртәбә) һәм "Почет билгесе" орденнары, "Фидакарь хезмәте өчен", "Батырлык өчен" медальләре бүлән бүләкләнә, "СССРның Мактаулы нефтьчесе" исеме бирелә. Отрадный шәһәрендәге бер зур урам аның исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев