Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Задур авылында студентлар кампусы узды

Студентларның җәйге беркөнлек кампусы районыбызда беренчеләрдән булып Алешкин-Саплык авыл җирлегенә караган Иске Задур авылында үтте.

Чараны клуб мөдире Тәслимә Җамалетдинова һәм китапханәче Фидания Хәлиуллина оештырдылар. Студентлар белән очрашуда Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Николаевич Артемьев та катнашты. Ул "Авылдагы тормыш һәм андагы мөмкинлекләр" дигән темага чыгыш ясады һәм булачак яшь белгечләрне Чүпрәле районында гамәлдә булган программалар белән таныштырды. Хезмәт һәм тыл ветераны Мөхәммәтзакир ага Шәрәпов студентларның бик яхшы билгеләргә генә укуларын, үз һөнәрләренең остасы булуын теләде һәм дәүләтебез законнарын төгәл үтәп яшәргә киңәш итте. Озак еллар авылыбыз мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүче Сиринә һәм Әнвәр Җалалдиновлар гаиләсе үзләренең тормыш юллары турында сөйләделәр, студентларга киңәшләрен бирделәр.
Чараның икенче өлешендә "Авылым тарихы" дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Яшьләр ике командага бүленеп, төрле биремнәрне үти-үти, авылның социаль объектлары һәм тарихи урыннарында булдылар. Квест бик күңелле һәм күтәренке рухта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студентлар кампусы