Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары Изге Болгар җирендә булып кайтты

Без, Иске Кәкерле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары күптән түгел Болгар дәүләт тарихи-архитектура музейнда экскурсиядә булып кайттык.

Бөек Болгар җирендә мәктәптә алган белемнәребезне ныгытып, өстәмә белем туплап, тарихи ядкәрләр белән тагын да танышу мөмкинлеге туды. Халкыбыз, динебез һәм телебез турында уйланабыз. Чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар… Әйе, соңгы елларда борынгы Болгар жире яңарыш кичерә. Күп хатирәләрне үзләренә сеңдереп яткан харәбәләр, халкыбызның үлмәс рухына булган һәйкәлләргә әверелеп яңарып, матураеп торып бастылар. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелек иткән «Яңарыш» фонды менә шундый матур үзгәрешләр- чын-чынлап яңарыш китерде бу борынгы жиргә. Болгар музей-тыюлыгында кабат торгызылган Ак мәчет, Көньяк мавзолей, Төньяк мавзолей, Кече манара, Ак пулат, Кара пулат, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек, Габдрахман коесы, Рәбига күле янында йөридек һәм халык хәтерендә сакланган риваятьләр тыңладык. Музей-тыюлык федераль билгеләнештәге тарихи һәм мәдәни мирас объекты һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты булып тора. 2014 елда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелде.Бик күп тарихи һәйкәлләрдә булдык. Коръәннең дөньядагы иң зур басмасын үз күзебез белән күрдек, Ак мәчеттә булдык.
Болгарның иң мөһим корылмаларыннан берсе-Җәмигъ мәчете. Без анда олы манара янында фотосурәтләргә төштек, истәлеккә сувенирлар алдык. Татарстаныбызда шундый туристик тарихи урыннар булуы белән чын мәгънәсендә горурланып кайттык.
Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк та, халкыбыз нинди дәвер, чор аша уткәнен уйлыйк. "Уткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк" - диләр. Дөрес сүзләр. Халык хәтере булып янарыш кичергән Изге Болгар җире хәркайсыбызга да бик якын, газиз шул. Сәяхәтебездән алган онытмаслык тәэсирләребезне һәм рәхмәт хисләрен сүзләр белән генә белдереп бетерерлек түгел. Күнелебез монда тарта, тагын, тагын кайтырбыз, чөнки шушы жирдән, шушы туфрактан без.
Шундый эчтәлекле, мәгълүматларга бай булган эксурсия оештырганнары өчен район мәгариф бүлегенә, мәктәп администрациясенә, сыйныф җитәкчеләребез Ф.М.Айзятовага, безне алып барган, автобус шоферы Фоат абыйга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге Болгар сәяхәт