Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле урта мәктәбе укучылары “Әдәбиятлы Татарстан” республика конкурсында Рәхмәт Хатларына лаек булды

"Исеңдә тот,үз ягыңның тарихын белмәсәң, дөньяны белә алмассың",-дигән рус язучысы Василий Шукшин.

Октябрь аеда "Казан истәлекләре" газетасы "Әдәбиятлы Татарстан" исемле республика конкурсы игълан итте. Бу конкурста җиңү яулау өчен республикабыз тарихын тирәнтен өйрәнеп 75 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Без, Иске Кәкерле урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айзятова Фидания Мидехәт кызы җитәкчелегендә ике ай дәвамында республикабыз турында материаллар җыйдык, интернетта казындык,тарих эзләре буенча сәяхәт иттек.
22нче март көнне Бөтенрәсәй балалар китабы декадасы кысаларында Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортында конкурсның йомгаклау тантанасы булып үтте. Бер төркем укучылар һәм җитәкчебез Фидания Мидехатовна бу тантанада катнаштык. Бәйрәмдә республикабызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Ренат Харис,Борис Вайнер һәм язучы Альбина Әпсәләмовалар чыгыш ясады.Алар кызыклы итеп үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар.
"Казан истәлекләре" газетасының редакторы Л.Агеева барлык катнашучыларга тарих белән кызыксынганнары өчен рәхмәт белдерде. Безнең җитәкчебез Фидания Мидехатовна Мәгариф министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде, ә укучылар "Казан истәлекләре" редакциясенең рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әдәбиятлы Татарстан республика конкурсы