Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Кәкерле авылында “Кабак” бәйрәме узды

Иске Кәкерле халкы җәйге-көзге бакча эшләрен тәмамлагач, авыл мәдәният йортына җыелып көзге бал үткәрүне традициягә әверелдерде. Бакчасында үстергән яшелчәләрдән авыл уңганнары һәр елны күргәзмә әзерли.

Бу елны да көзнең матур бер көнендә шушы бәйрәмне зурлап үткәрергә булдылар искекәкерлеләр. Кичә авыл башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәхаутдин Хөсәенов чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт аралаш уеннар белән үрелеп барган тамаша бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чарада "кармак", утын кисү, кабак авырлыгын табу, сүзләрне истә калдыру, яшелчәләр санау, лотерея уеннары уйнатылды. Кечкенә төркем "Ялкын" бию коллективының чыгышлары, Алсу Усманова һәм Рузилә Арсланова дуэты, Яңа Ишле авыл мәдәният йорты директоры Наил Арсланов, Татар Төкесеннән Тәлгать Аббазов, Чепкас-Илмәт авылы үзешчәннәренең моңлы тавышлары кичәгә ямь өстәде.

Ә кичәнең иң кызыклы өлеше исә "Кабак" конкурсы булды. Кабакның иң зурысы Рәзил Фәтхуллин һәм Айназ Айнетдиновларның бакчаларында үскән. Аларның кабаклары 40 килограмм авырлыкка кадәр җиткән иде. Ә 30 килограмм авырлыкка кадәр җиткән кабаклар Әлфия Миначева, Абдул Кәримов бакчаларында үскән.

Кичә ахырында конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кабак” бәйрәме