Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә Габдулла Рәхимкуловны искә алдылар

Һәр якның ил, дөнья күләмендә танылган мәшһүр шәхесләре: галимнәре, театр артистлары, җырчылары була. Алар фани дөньядан киткәч тә безнең күңелләрдә саклана. Мәктәпләрдә балалар белән аларның тормышын һәм иҗатын өйрәнәбез, аларга багышлап төрле чаралар үткәрәбез.

Безнең Чүпрәле төбәгеннән дә татар әдәбиятын һәм мәдәниятын, сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр күп чыккан. Шуларның берсе - Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов. Бүген мәктәбебездә аны искә алу көне үткәрелде. Түбән сыйныф укучылары өчен Г. Рәхимкуловның тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде, югары сыйныфлар рефератлар әзерләп, башкалар алдында чыгыш ясадылар, аның репертуарыннан җырлар башкардылар. Кичә легендар "Балкый Шәйморза утлары"н башкару белән тәмамланды. Тәнәфесләрдә коридорлар Г. Рәхимкулов җырларыннан яңгырап торды.

Мондый чаралар балаларда күренекле шәхесләребезгә карата кызыксыну, ихтирам; туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев