Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән очрашу узды

Иске Чокалы авылы мәдәният йортында, сугыш чоры балалары катнашында "Бер күрешеп сөйләшү үзе бер гомер" исемле кичә үткәрелде.

Еллар үзенекен ала дигәндәй кайбер чакырылган апа, абыйларыбыз үзләренең сәләмәтлекләре какшау сәбәпле килә алмадылар.

Бәйрәмгә килгән хөрмәткә лаек апа -абыйларыбыз, үзләренең чыгышларында ул еллардагы ачлык- ялангачлык турында сүз башлауга, күзләренә мөлдерәп яшьләр түлган килеш сөйләп искә алдылар. Һәм дә ул заманаларны киләчәк буынга күрергә язмасын дип тәмамладылар алар үзләренең чыгышларын.

Бөек Җиңүнең 71-еллыгын үткәрүдә бер аз үзгәрешләр кертү турында да сүзләр алып барылды. Бәйрәм чаралары вакытында сугыш чоры балаларын берсен дә читтә калдырмыча, шушы бәйрәмнәрдә катнашулары турында әйтте ветераннар советы башлыгы Ркия апа Юсупова.

Һәйкәл янындагы бакчаны өмә ясап җыештыру, истәлеккә куаклар утыртулары турында да планнар корылды. Мәдәният хөзмәткәрләре, китапханә хөзмәткәре,табын өстәле әзерләп күмер самоварында кайнап чыккан кайнар тәмле чәй, уңган хуҗабикәләр үзләре пешергә камыр рызыклары белән сыйладылар.

Кичәдә катнашучы абый, апалар алдагы үтәсе бәйрәмнәрдә дә катнашырга төләк белдерделәр. Табынга дога колып, мәдәният йортында чаралар үткәрелгәннән соң, теләкләр язу дәфтәренә үзләренең төләкләрен язып калдырып рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры балалары очрашу