Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбендә методик чара узды

Иске Шәйморза урта мәктәбендә зур методик чара узды. Монда районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең методик киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә эш "Тәрбия эшендә инновацион технологияләр куллану" темасы буенча алып барылды. Килгән кунаклар "Мин һәм минем сәламәтлегем", "Коррупция балалар проблемасымы?" темаларына үткәрелгән тәрбия сәгатьләре, Әниләр көненә багышланган сыйныфтан тыш...

Иске Шәйморза урта мәктәбендә зур методик чара узды. Монда районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф җитәкчеләренең методик киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә эш "Тәрбия эшендә инновацион технологияләр куллану" темасы буенча алып барылды. Килгән кунаклар "Мин һәм минем сәламәтлегем", "Коррупция балалар проблемасымы?" темаларына үткәрелгән тәрбия сәгатьләре, Әниләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара карадылар. Элеге барлык чаралар да инновацион технологияләр кулланып, мөстәкыйль балалар төркеме, шулай ук әти-әниләр катнашы белән кызыклы итеп үтеп китте. Балалар кунакларга коррупциягә каршы листовкалар тараттылар, төрле тормыштан алынган очракларны сәхнәләштерделәр. Укучылар үзләре өчен мөһим булган фикергә килделәр: канун кушканча гына яшәргә сүз бирделәр алар. Чаралар буенча анализ ясалды. Алар барысы да кунаклар тарафыннан җылы бәяләнде.

Киңәшмәнең икенче өлеше эшлекле сөйләшү формасында барды. Марс, Алешкин - Саплык урта мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Алимова В. Р., Филиппова С. Л., Уби урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Хованская С. В. эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Ахметова А. А., методист педагог-психолог Борисова И. И. чыгыш ясадылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

Методик киңәшмәдән барлык катнашучылар да үзләре өчен бай мәгълүмат тупладылар һәм бик күп яңалык алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев