Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбе укучысы “Шәхес.Җәмгыять. Дәүләт” конкурсында Диплом белән бүләкләнде

Мәктәп тормышы гөрләп тора:төрле чараларда актив катнашып,без үзебезнең сәләтләребезне үстерәбез, нәтиҗәсе булса, тагын да канатланып эшлибез. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан игълан ителгән "Шәхес.Җәмгыять. Дәүләт" темасына "2016 нчы елның парламент дәресе" конкурсыннан да без читтә калмадык: иншалар язып,рәсемнәр ясап җибәрдек.

25 апрель көнне бу бәйгедә җиңүчеләрне котлау булды. Югары Совет рәисе Мөхәмәтшин Фәрит Хайруллович катнашкан бүләкләү тантанасына безнең Иске Шәйморза урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Салахова Алия үзенең сыйныф җитәкчесе Камалова Гүзәлия Нурисламовна белән барды. Алия республикакүләм рәсемнәр бәйгесендә 2 нче урынны алып, диплом һәм кыйммәтле бүләк алып , безнең мәктәпне шатландырды. Без Алияне һәм Гүзәлия Нурисламовнаны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парламент дәрес Шәхес.Җәмгыять. Дәүләт