Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Шәйморза урта мәктәбе укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштылар

Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбендә 22 февральдән алып бүгенге көнгә кадәр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узды.

Акция турындагы мәгълүмат һәм аның максактлары белән укытучыларны,укучыларны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөмәрә Ибятова таныштырып үтте. Балалар ,түгәрәк өстәл янына тупланып, эмблема ясау, девиз сайлау һәм эшлисе эшләрнең юнәлешен билгеләү өстендә киңәштеләр. Мәктәп күләмендә барган бу чарада һәр сыйныф җитәкчесе үз сыйныфы белән "Әтием-горурлыгым", "Кадерле әнием" дип исемләнгән очрашу-кичәләр уздырдылар. Килгән кунакларыбыз һәм укучылар да бик канәгать калдылар.

"Нәүрүз" бәйрәмендә татар балалары белән беррәттән башка милләт балалары да актив катнашты:алар җырладылар,биеделәр,татар телендә сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәттеләр.Тамашаны караучылар үзләрен дә шул бәйрәмнең бер өлеше итеп хис иттеләр. Бәйрәм җыр-биюләр белән кичкә кадәр дәвам итте.

"Ачык микрофон" исеме астында үткән чарада укучылар,укытучылар, төрле оешмаларда эшләүче апалар һәм абыйлар теләп катнашты. Алар татар телендә сөйләшергә, үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек булуга шатландылар. Бу көннәрдә яшь хәбәрчеләребез почта бүлекчәсендә,китапханәдә, мәдәният йортында, шифаханә һәм даруханәләрдә, кибетләрдә булдылар. Бу көннәр сизелмичә үтеп китеп бара,татар теленең кулланылыш даирәсен зурайтуга без дә үз өлешебезне керттек дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мин татарча сөйләшәм