Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Исән чакта күрешик

Район кулланучылар җәмгыятенең Җәмәгать тукланучылар оешмасында эшләп чыкканнарның очрашу кичәсе булды.

Бу кичәнең "Әниләр көне"нә туры килүе икеләтә бәйрәм төсен алды. Районда күп төрле очрашу кичәләре үткәрелеп торса да, таркалган оешма хезмәттәшләре белән очрашу кичәсе беренче тапкыр гына оештырылды.

Очрашуга өлкән яшьтәгеләр дә, ара ерак дип тормыйча, юлларны якын итеп кайтучылар да бар иде. Шушы кичәне оештыручы, элекке елларда оешма директоры да булып эшләгән Вячеслав Матюшин хезмәттәшләрнең шулай бер-берсен онытмауларына, хөрмәт итүләренә канәгатьлек хисе кичерүен әйтеп, рәхмәтен җиткерде, бу очрашу соңгысы булмасын иде, дигән теләк белдерде. Шулай ук шул жәмгыятьтә склад мөдире дә, директор вазифасын да башкарган, бүгенге көндә Яңа Чүпрәле ветераннар советы рәисе Җәүдәт Мөдәррисов исә "Чулпан" кафесының хәзерге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп яңартылуында кафеның хуҗасы Рәшидә Аббазованың зур хезмәт куюына да тукталды.

Элек елларда җәмгыятьтә технолог булып эшләгән Гөлшат Хөсәенова бүгенге күрешүгә бик шат булуын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен юксынуын әйтте һәм изге теләкләрен җиткерде. Түгәрәк өстәл артына тезелешеп утырган хезмәттәшләр белән сөйләшер сүзләребез дә, искә аласы үткәннәр дә бик күп булды. Очрашу мул табын янында сөйләүләр, җыр һәм биюләр белән аралашып, һәрберебезгә әйтәсе килгән сүзләребезне әйтеп, изге теләкләребезне җиткереп, бик күңелле барды. Хезмәттәшебез Әминә Хөсәенованың моңлы тавышы барчабызның йөрәкләренә үтеп керде.

Очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, якты хатирәләр белән сизелмичә үтте. Очрашуны оештырган өчен Вячеслав Матюшинга, Җәүдәт Мөдәррисовка, Фирдәүсә Таканаевага, Дилүзә Алиуллинага, Нәзирә Камалетдиновага рәхмәт әйтеп, киләчәктә тагын очрашырга сүз биреп, бер-беребезгә саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхетле картлык теләп таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар