Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Илһамият” республика фестиваль-конкурсында Чүпрәле укучылары Дипломнарга лаек булдылар

Казан дәүләт мәдәният институтының театраль факультеты ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, Язучылар оешмасы берлеге, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан шәһәре бүлеге, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Илһамият" республика фестиваль-конкурсында Чүпрәле укучылары да катнашты.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алмаз Миначев "Кече яшьтәге мәктәп балалары" номинациясендә (җитәкчесе Хисамова А.Я.) Түбән Чәке урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Илсаф Мөдәрисов "Урта яшьтәге балалар" номинациясендә (җитәкчесе Нуртдинова З.И.) II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы Рәсим Фәткуллин (җитәкчесе Исхакова Р. А). "Оста башкаручы", Түбән Чәке урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәзидә Садыкова (җитәкчесе Нуртдинова З.) "Сәнгатьлелек" номинацияләрендә Дипломнарга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Илһамият” республика фестивальконкурсы