Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Хезмәт итү–изге бурыч

Һәр егетнең зур бурычы - армиядә хезмәт итү. Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә.

Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап солдат егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта.

Түбән Каракитә авылыннан Нияз Хисамов та нәкъ шундый фикердә. Үткән ел ул хәрби хезмәткә китә. Башлап район тармаклы технологияләр техникумында белем ала. Аннан Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә.

-Улыбыз белән сөйләшеп торабыз, хезмәт итүе аңа ошый. Инде кайтыр көннәрне ул да, без дә саныйбыз. Тиздән очрашу насыйп булыр, дип көтәбез,-ди Ниязның әнисе Фәния ханым.

Нияз үзен әзерлекле, тыңлаучан хәрби итеп күрсәтергә өлгергән. Үзалдына куелган бурычларны төгәл үти, Рәхмәт Хатлары ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев