Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Халык контроле”ндә хәбәр калдырсаң, акча бирәләр

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында uslugi.tatarstan.ru "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эшли. Әлеге система аша республикада яшәүчеләрдән юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә.

Агымдагы елның 1 январеннан "Халык конроле"нә этил спирты җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар турында дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне дә матди яктан хуплау турында карар кабул ителде. Хокук бозуның дөреслегенә, фактларның туры килүенә карап, мәгълүмат бирүчегә 1000 -3000 сумга кадәр акча түләнәчәк. Әлеге хакта Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге әйдәп баручы белгече Гөлинә Юсупова тулырак сөйләде.

-Мәгълүматларны берничә категория буенча калдырырга була. Әйтик, "Сату кагыйдәләрен бозу" категориясе. Исерткеч эчемлекләрне кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр генә сату мөмкин түгел. Шулай ук, исерткеч эчемлекләр сату буенча шөгыльләнүче сәүдә үзәгенең балалар, медицина һ.б территориядә булмавы, контрафакт продукция белән сату итү һ.б. Исерткеч эчемлекләр белән сату итүгә лизенция булмау да закон буенча җитди тикшерелә. "Җәмәгать туклануы" һәм "Исеркеч эчемлекләрне законсыз җитештерү һәм әйләнештә куллану" категорияләре буенча да хәбәр калдырырга була. Хәбәр калдыручылар өчен акчалата бүләкләр каралган, әлбәттә аларның исемнәре яшерен булып калачак. Исерткеч эчемлекләр сату буенча законсыз күренешләргә тап булган очракта, райондагы 2-30-81, я булмаса, 2-25-50 телефон номерларына да шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык контроле