Грипп ОРВИ яки ОРЗдан нәрсә белән аерыла?
ОРВИ яки ОРЗ вакытында: температура 37,5-38,5 градус була, баш авырта, күз ачыта, борын тыгыла, тамакта авыртулар, йөткертә, туңдыра, хәлсезлек һәм йокы килү күзәтелә.
Грипп вакытында исә: температура 38,5 тән 40 градуска кадәр күтәрелә, баш бик каты авырта, күз ачытуы, борын тыгылу, тамакның ныклап авыртуы, көчле йөткерү, калтырау, хәлсезлек, мускуллар авыртуы, көчле тир бүленеп чыгу, кайвакытта эч авырту, косу, эч китү күзәтелә. Вирус белән көндәлек кирәк-ярак аша яки төчкергәндә яки йөткергәндә зарарланырга мөмкин.
Әмма иң куркынычы- гриппның кабатлануы. Әлеге фонда еш кына пневмония, йөрәк һәм кан тамыры авырулары, шулай ук нерв системасы авырулары, мәсәлән, меннингит барлыкка килергә мөмкин. Бу бигрәк тә сабый балалар, өлкән яшьтәге яки хроник авыру кешеләр өчен куркыныч.
Гриппның төп һәм иң эффектлы профилактик юлы булып, эпедимиологлар фикеренчә, иң беренче чиратта вакцина ясату тора. Әмма алар бүтән төрле саклану чараларын да кире какмый.
Иң беренче чиратта халык җыелып торган урыннардан ерак йөрегез. Грипп белән авыртучылар белән аралашуны туктатыгыз.
Битегезгә кагылмагыз. Суык тидерү чорында кулларыгызда кеше күп булган урыннарда эләккән вирус кисәкчекләре булырга мөмкин. Ә авырту килеп чыгу өчен шул кул белән күзне ышку, кул белән иреннәргә кагылу яисә авызга конфет кабу да җитә.
Кулларыгызны юыгыз. Грипп белән авыручылар еш кына төчкерәләр, бу исә селәгәй белән вирус та тирә-якка тарала дигән сүз. Шуңа күрә өйгә кайтуга кулларыгызны юуыгыз һәм өс киемегезне алыштырыгыз.
Идәннәрне юыгыз һәм бүлмәне җилләтегез. Бу йортта авыручы кеше булган очракта эшләнә. Төчкергәндә төкерек аша вирус бүлмә җиһазларына да эләгә. Тузан сөртеп һәм бүлмәне җилләтеп сез вирус кисәкчекләрен юкка чыгарасыз.
Барлык саклык чараларын куллануга карамастан, авырап китәсез икән, иң беренче чиратта табибларга мөрәҗәгать итегез. Грипп яки ОРВИ диагнозын бары табиб кына куя ала. Шуны да истә тотыгыз, грипп бул са да, вирус инфекциясе булса да, күбрәк су эчегез. Сыеклык организмда вирус нәтиҗәсендә килеп чыккан токсиннарны чыгару сәләтенә ия.
Эпедимиологлар грипп вакытында антибиотиклар куллануны файдасыз дип саный. Табиб андый даруларны бары бактериаль катлаулану вакытында гына билгеләргә мөмкин.
Онытмагыз, авыру беренче 5-7 көндә аеруча йогышлы. Бу чорда вирус таратуны кисәтү максатыннан бүтән кешеләр белән аралашуны киметегез.
Суган һәм сарымсакта фитонцидлар, ягъни микробка каршы матдәләр барлыгы турында да онытмагыз. Бөтнек һәм нарат ингаляция ясаганда киң кулланыла. Лимон, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак, әфлисун-витаминнар чыганагы. Иң кирәкле булган С витамины да бар аларда. Шуның нигезендә эчемлекләр (чәй, морс, төнәтмә) ясала.
Һәм, әлбәттә инде, өй эчен, бүлмәләрне көненә 15-20 минут дәвамында 3-4 тапкыр җилләтергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев