Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Г.Тукайның 130 еллыгына китапханәдә "Әдәби музей герое" конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Район балалар китапханәcендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Габдулла Тукай әсәрләре-илһам чыганагы" номинациясе буенча "Әдәби герой музее" республика конкурсының район этабына нәтиҗәләр ясалды.

Муниципаль этапта җиңүчеләр итеп 3-4 сыйныфлар арасында Викторина Еремеева, (Городище авылы китапханәсе), 5-6 сыйныфлар арасында В.Мөхәммәтҗанова (Иске Задур авыл китапханәсе) билгеләнде. "Конкурска тәкъдим ителгән кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды, күрергә теләүчеләр рәхим итсеннәр",- ди балалар китапханәсе мөдире Ирина Мадурова.

Республика конкурсынының "Минем яраткан әдәби героем" икенче номинацисе буенча да, шулай ук, кул эшләнмәләре кабул итү 2016 елның 15 октябренә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Әдәби музей герое