Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Елның иң яхшы сыйныфы - 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә

Уку елы дәвамында мәктәп укытучылары, укучылары арасында төрле бәйгеләрнең, фестивальләрнең тынып торганы юк. Аларның һәркайсында катнашып, призлы урыннар яулаулары да моның ачык мисалы булып тора. Ә менә 2016 -район күләмендә Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы кысаларында, беренче тапкыр "Елның иң яхшы сыйныфы" конкурсы узды.

Чара 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында үтте. Иң яхшы сыйныфларны район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре бәяләде.

Бер карасаң, конкурсының башкалардан әлләни аермалыгы да юк кебек. Конкурс үз-үзеңне презентацияләү, инша язу, проектлар яклау кебек сынаулардан торды. Әмма биремнәрне үтәүдә нәкъ менә сыйныфның бердәм булуы кирәк иде. Бер-береңне хөрмәтләү булганда, коллектив булып яшәгәндә генә җиңүләргә дә ирешергә җиңелрәк. Әлеге хакта жюри рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов та билгеләп үтте.

Район белем бирү учреждениеләре арасыннан куст этапларында җиңүләр яулаган сигез мәктәп укучылары: Алешкин -Саплык, Городище, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Зур Чынлы, Түбән Чәке, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза, Шланга, югарыда әйтелгән сыйфатларны үз үрнәкәрендә күрсәтә дә алды. Алар мәктәп ишекләрен ачын кергәннән алып, бүгенгә кадәр ирешкән уңышларын барладылар, җыр-биюгә, сөйләүгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Сыйныфташларының олимпиадаларда, конкурсларда яулаган уңышлары белән горурланып сөйләделәр.

Нәтиҗәдә, 3 урынны алуга Алешкин-Саплык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (җитәкчеләре Григорьева Н.В) иреште, 2 урын-Иске Шәйморза урта мәктәбенең 7 сыйныф укучыларында (җитәкчеләре Бикчурова З.М.). Ә 1 урын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10 б сыйныфына (җитәкчеләре Ахметова А.А.) бирелде. "Елның иң яхшы сыйныфы" кубогы һәм 30 меңлек Сертификат та аларга тапшырылды.

Чарада катнашкан башка сыйныфларга исә төрле номинацияләр буенча Грамоталар тапшырылды. Һәр сыйныф район мәгариф бүлеге тарафыннан Болгар, яисә Свияжск (үз теләкләре белән) тарихи урыннарга бару юлламасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Елның иң яхшы сыйныфы районда Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы