Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Дарина Фәхретдинова “Россиянең алтын тавышы” фестиваленең I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде

Яшь җырчы, "ТР атказанган мәдәният хезмәткәре", якташыбыз Дарина Фәхретдинова "Россиянең алтын тавышы" Халыкара вокал фестиваль-бәйгесенең I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде.

Җыр бәйгесе сентябрь азагында Мәскәү шәһәрендә узды һәм Россиянең күп кенә төбәгеннән, чит илләрдән сәләтле җырчыларны җыйды. Әйтергә кирәк, Даринаның бу беренче генә уңышы түгел. Күп кенә фестивальләрдә катнашып җиңү яулый һәм әлеге бәйгедә дә ул үткән ел II дәрәҗәдәге Диплом белән кайткан иде. Якташыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез. ТНВ каналыннан "Манзара" тапшыруында Дарина Фәхретдинова белән әңгәмә үткәреләчәк. Яңалыклар белән танышып барыгыз, хөрмәтле райондашларыбыз!

ФОТО архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев