Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәленең мәдәниятле укучылары Казанга тантанага барачак

2014-15 елгы уку елында Россиядә барлык мәгариф учреждениеләрендә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проектка старт бирелгән иде.

Узган ел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән балалар һәм аларның әти-әниләре генә әлеге проект өстендә актив эш алып барсалар, быелгы уку елында барлык башлангыч сыйныф укучыларын да мәдәни көндәлекнең маҗаралы дөньясына тартылдылар.

Балалар ел буе әти- әниләре белән төрле шәһәрләрдә мәдәният учакларында булып, истәлекле фотоларны шушы көндәлеккә урнаштырып, хатирәләре белән уртаклаштылар. Агымдагы елда Иске Чүпрәледән Ильзира һәм Индира Исхаковалар, Самира Волкова һәм Чуваш Чүпрәлесеннән Кира Николаева "Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге" номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Ә Самираның әнисе Дания Волкова "Иң мәдәниятле әни" номинациясендә җиңү яулады. Җиңүчеләр Казанда узачак тантанада катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге