Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәлеләр этнографик диктант язачак

4 октябрьдә «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясен үткәрү өчен Россиянең бөтен төбәкләрендә 550 дән артык мәйданчык ачылачак. Удмуртиянең Илкүләм сәясәт министрлыгы инициативасы белән оештырылган чара илдә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләү максатыннан оештырыла.

Проект сайты мәгълүматлары буенча, диктантны Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче рус телен белүче 15 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар яза ала, аларның белем дәрәҗәсе, социаль статусы, дине һәм гражданлыгы мөһим түгел. Биремнәр 30 сораудан торачак. Катнашучыларга бер үк катлаулылыктагы текстлар биреләчәк, алар федераль һәм төбәк сорауларыннан торачак. Аларга билгеле вакытта җавап бирергә кирәк булачак, барлык биремнәргә дә дөрес җавап биргән очракта 100 балл җыярга мөмкин булачак.

«Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясенә чүпрәлеләр дә кушыла. Чара район мәдәният йортында 4 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. Теләүчеләр булса, килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: этнографик диктант