Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә янгыннар саны азайган

Районда бүгенге көнгә 11 янгын очрагы теркәлгән. Бу, үткән ел белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Соңгы ике елда янгын вакытында үлем очраклары теркәлмәве дә куанычлы хәл. 2013 елда райондагы янгыннарда бер үлем очрагы булган.

Янгыннар килеп чыккан очракта район үзгеннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, урыннарда ук беренче ярдәм күрсәтү өчен Зур Аксу, Түбән Чәке, Хорновар-Шигали, Яңа Уби авылларында янгын сүндерү деполары төзелде. Шундый ук деполар Иске Кәкерле, Каракитә, Зур Чынлы, Яңа Элмәле, Чепкас-Илмәт авылларында да булачак.

Шулай да, ут-күзне булдырмау һәркемнең сакчыллыгыннан гыйбарәт. Өйдән чыгып киткәндә электр приборларын күзәтеп чыксагыз, күңелегез дә тыныч, йортыгыз да имин булачак, хөрмәтле райондашлар!

Фото интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар, һәлакәт