Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручылар билгеләнде

7 февральдә район "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Тәрбия сферасында их яхшы җитәкче" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурс берничә көнгә бүленеп, аның беренче көнендә гомумбелем бирү оешмасында тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручы билгеләнде.

Конкурс "Гомумбелем бирү оешмасында тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары" номинациясендә укучыларны тәрбияләү өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү буенча тәрбия эшчәнлегенең иң яхшы практикасын күрсәтүгә юнәлдерелгән һәм педагогик, социаль-культура эшчәнлегендә инновацион тәҗрибәләрне, шулай ук, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә педагогик методиканы, технологияләрне ачыклау һәм таратуны үз алдына максат итеп куйды.

Конкурста Түбән Чәке урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Николай Кузнецов, Кече Чынлы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Низамова, Зур Аксу урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нина Ларионова, Иске Кәкерле урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлия Аббазова, Шланга урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Фаик Мөхәммәтҗанов, Уби урта мәктәбе педагог-оештыручысы Елена Сердцева, Марс урта мәктәбе педагог-оештыручысы Миләүшә Хөснетдинова катнашты.

Бәйгенең беренче өлешендә конкурсантлар жюри һәм тамашачылар игътибарына "Минем тормыш һәм һөнәри кредом" дип исемләнгән визит карточкаларын-үз-үзләрен презентацияләүне тәкъдим иттеләр. Бәйгенең икенче өлешендә исә үз мәктәпләрендәге тәрбия процессын оештыру буенча программаларын якладылар. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсының чыгышлары үзенчәлекле иде, презентацияләр белән үрелеп барды. Конкурсантларыбыз төрле мәктәпләрдә эшләсәләр, төрле белем бирү йортларында белем алсалар һәм аларның хезмәт стажлары төрлечә булса да, аларны бер нәрсә берләштерде- ул хезмәт вазифаларына иҗади якын килү һәм үз һөнәрләренә бирелгәнлек, мәхәббәт.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, конкурста мәктәпләр директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары арасында Эльвира Низамова (Кече Чынлы урта мәктәбе) 1 урынны яулады. Нина Ларионова (Зур Аксу урта мәктәбе), Гөлия Аббазова (Иске Кәкерле урта мәктәбе) 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр. Педагог-оештыручылар арасында исә Елена Сердцева (Уби урта мәктәбе)-1 урын, Миләүшә Хөснетдинова (Марс урта мәктәбе) 2 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге