Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәледә автоузыш буенча VI регионара чемпионат узды

Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы оешу көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Александр Шадриков кубокларына автокросс буенча ярышлар булып үтте. Анда биш пилот старка чыкты.

Гадәттәгечә ярышларда Чувашия Республикасыннан һәм Сембер шәһәреннән бик оста спортчылар килгән иде. Районыбыз данын танылган автоузышчы Нияз Хафизов яклады. Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт Гимнары яңгырый. Ярышлар әләмен күтәрү хокукы Сембер шәһәреннән килгән 19 яшьлек Ләйсән Сәнатулловага бирелде. Район башлыгы Александр Шадриков автоузышчыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлап, спортчыларга уңышлы финишлар теләде. Пилотлар өч этапта 450 метрлы трассаны алтышар мәртәбә үтеп, финишка беренче килергә тиешләр иде. Кызганыч, беренче этапта ук Ләйсән Сәнатуллованның машинасы бәрелеп техник зыян күрде һәм трассадан чыкты. Икенче этапта да 73 саны астында ярышучы Сембер спортчысы Илья Пуньконың машинасына ут каба башлады һәм ул да үзенең ярышын туктатырга мәҗбүр булды. Мәйдандагылар бигрәк тә Чүпрәле спортчысы Нияз Хафизов өчен җан аттылар. Беренче этапта өченче урынны яулаган якташыбыз, икенчесендә бөтен көндәшләрен шактый ук артта калдырып финишка беренче килде. Хәзер инде ярыш нәтиҗәләренә бары тик өченче этап кына тулы ачыклык кертергә тиеш иде. Тамашачылар да Нияз Хафизовның чемпион булачагына зур өмет баглады. Уңышлы гына старт алып беренче борылышка кадәр берничә метр чамасы гына калганда Ниязның "77" санлы машинасы көтмәгәндә тизлекне югалта башлады. Бу этапта ул финишка өченче килде. Моның сәбәбе күпләрне хафага салды, билгеле. Ни кызганыч, машинаның бер тәгәрмәче тишелгән булып чыкты. Ярышның барлык нәтиҗәләрен барлап караганнан соң беренче һәм өченче этапларда беренче, икенче этапта икенче урынны яулаган семберле Владимир Аничкин әлеге ярышларның чемпионы булды. Шуны да искәртим, моңарчы барлык узышчыларның да төп көндәше булган Россиянең спорт остасы Сергей Аничкин бу ярышларда катнашмады. Комментатор белдерүенчә, аның машинасын чираттагы кроссларда катнашу өчен әзерләү эшләре әлеге тәмамланмаган икән. Шулай да аның энесе Владимир бу кроссның төп кубогына ия булды. Икенче һәм өченче урыннарны Нияз Хафизов белән Чувашиядән килгән спортчы Максим Кудряшов бүлеште. Район башлыгы Александр Шадриков аларга кубоклар, Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Ул көнне мәйданда "Нурлы" кафесы хезмәткәрләре буфет та ачканнар иде. Тамашачылар кайнар чәй, кулинария тәм - томнары һәм кыздырылган ит белән сыйланды.

ФОТОРЕПОРТАЖ В Дрожжаном прошел автокросс на кубок главы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автоузыш буенча VI регионара чемпионат