Чүпрәледә 66 гаилә Ана капиталыннан 20 мең сум акча алырга гариза язган
Татарстандагы Пенсия фонды тарафыннан бүгенге көндә 11 мең гаиләгә "Ана капиталы"ннан бер тапкыр бирелергә тиешле 20 мең сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның май аеннан Ана капиталыннан аңа хокуклы гаиләләргә 20 мең сум акча бирелү хакында федераль закон кабул ителде. Әлеге акчаны гаиләләр көндәлек ихтыяҗларга тота алалар. Моның өчен теркәлү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-Чүпрәле районында 2015 елның беренче яртыеллыгында 42 гаиләгә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды. Программа эшли башлаганнан бирле, районда әлеге хокукка 1117 гаилә ия булды. Шуның 907се капитал суммасын файдаланырга өлгерде. Бүгенге көндә "Ана капиталы" 453 мең 026 сумны тәшкил итә,-ди Пенсия фондынынң райондагы бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов.-Бүгенге көндә районда 66 гаилә Ана капиталыннан 20 мең сум күләмендәге акчаны алу буенча гариза язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев