Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле мөгаллимнәре "Ел укытучысы " бәйгесендә сынашты

Районда педагогик хезмәткәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, һөнәрилеген ачыклау максатыннан "Ел укытучысы " бәйгесе үткәрелә. Бәйге яшь укытучылар, шулай ук инде тәҗрибә туплаган укытучылар арасында да, иң-иңнәрне күрергә мөмкинлек ача. Аның кысаларында алдынгы "Ел тәрбиячесе", "Өстәмә белем бирү мөгаллиме", "Сыйныф җитәкчесе" дә ачыклана.

"Ел укытучысы -2018" бәйгесенә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә старт бирелде. Быел анда 12 мөгаллим катнашты, шуның 4се белем бирү эшчәнлегенә әле яңа гына керешкән.

Катнашучылар тарафыннан дәресләрнең кызыклы формалары, укучылар белән эшләүнең нәтиҗәле алымнары, заманча технологияләрне педагогик эшчәнлектә куллану ысуллары күрсәтелде. Бәйгенең төгәлләү өлеше булып "мастер-класс" торды. Моннан тыш, мөгаллимнәр, педагогик хезмәт юлын чагылдырган портфолио һәм "Мин -укытучы!" темасына эссе дә тәкъдим итте.

Бәйгене ачып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Җамалтдинова катнашучыларга уңышлар теләде.

Әйе, җәмгыять алга барган саен, белем бирү системасында да үзгәрешләр арта бара. Бүгенге көн укытучысы һәр яклап тирән белемле һәм профессиональ компетенцияле, киң мәгълүматлы булганда гына, заманга лаеклы, иҗади һәм мөстәкыйль фикерләүче, югары зәвыклы шәхес тәрбияли ала. Креатив укытучы укыту-тәрбия процессын иҗади оештырырга ярдәм итүче инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Боларның барысы турында бәйгедә катнашучы башлангыч сыйныф, физика, география, рус, чуваш теле, химия- биология, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары: Ольга Мартынова, Әлфия Әхмәтҗанова, Алевтина Журавлева, Гөлнара Хафизова, Ирина Тихонова, Ләйсән Мөхәмәтҗанова, Галина Сандиярова, Светлана Казакова, Дмитрий Аттин, Екатерина Куликова, Александр Мердеев, Кристина Максимова чыгышларында ачык чагылыш тапты.

Жюри катнашучыларны 10 төрле критерийлар буенча бәяләнде. Һәр мөгаллим алдында беренче чиратта, кызыклы дәрес, укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру бурычы куелды. Катнашучылар үзләре дә: "Дәрес ул - матур итеп төргән бүләк сыман", диделәр.

Әлегә бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре аталмады. Аларны район мәгариф бүлеге сайтында күреп булачак. Һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да барлык һөнәри бәйгеләр узганнан соң гына булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев