Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле укучылары “Аҗаган- 2016” хәрби- спорт уеннарының финал ярышларында катнашты

Шушы көннәрдә Алешкин- Саплык урта мәктәбе һәм "Акчарлак" йөзү бассейны базасында "Аҗаган- 2016" хәрби- спорт уеннарының финал ярышлары узды.

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгына багышланды.Анда район төбәгендә үткән зона ярышларында җиңеп чыккан өч команда: Иске Чүпрәленең 1 номерлы, Уби һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләре командалары көч сынашты. Хәрби -спорт уеннары хәрби - тарихи викторина, калашников автоматын сүтеп- җыю, турникта тартылу, пневматик винтовкадан ату, махсус саклану комбинизонын кию, граната ташлау, ике кул белән идәннән этелү, йөгерү һәм йөзү буенча бәйгеләрне үз эченә алган иде. Командаларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов тәбрикләде. Уеннарның барлык этаплары нәтиҗәләреннән соң Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе иң күп балл җыеп җиңү яулады. Уби һәм Иске Шәйморза урта мәктәпләре икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Аҗаган 2016