Чүпрәле техникумы мөгаллиме республика фәнни-гамәли конференциясендә диплом белән бүләкләнде
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжында Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары арасында үткәрелгән, татар драматургы Юныс Әминовның 95 яшьлек юбилеена багышланган "Әдәби туган як" исемле Республика фәнни-гамәли конференция булды.
Бу конференциядә якташыбыз - шагыйрь Рәмис Аймәт иҗатына багышланган чыгышы һәм презентациясе белән Чүпрәле күптрмаклы технологияләр техникумыннан I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аббазова Дилүзә Касыйм кызы катнашып диплом һәм Республика фәнни-гамәли конференциясе материаллары тупланган җыентык белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев