Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле техникум автомәктәбе яхшылар рәтендә

Соңгы елларда безнең автомәктәп күп төрле үзгәрешләр, реформалар һәм үзгәртеп корулар кичерүгә дә карамастан, үз алдында торган бурычларны гамәлгә ашыра барып халык хуҗалыгы һәм РФ Кораллы Көчләре өчен шоферлар әзерләү буенча нәтиҗәле эш алып бара,- ди тармаклы технологияләр техникумы директоры Рамил Ахметов.

Әйе, әлеге сүзләрдә хаклык та бар. Елның - елында биредә йөздән артык кеше машина йөртү таныклыгы ала. Укучыларның имтиханнарда күрсәткән өлгерешләре дә югары билгегә лаек. Татарстан Республикасы буенча шоферлар әзерләүче 221 мәктәп арасында әлеге техникумның автомәктәбе 15 урынны биләве дә начар түгел. Техникум директоры Рамил Рәфыйковичның сүзләренчә, шоферлар әзерләүдә Илдар Хәкимов, Альфик Калимов, Рәмис Яфизов, Минислам Сәлахетдинов һәм Фиркать Җәмалетдинов кебек квалификацияле укытучылар һәм осталар эшли икән. Алар һәр дәресне теория һәм практика белән нык бәйләнештә алып баралар. Техникум базасындагы кабинетларда һәм мастерскойларда заманча жиһазлар бар, машина двигателенең эшләү процессын үзләштеү һәм юл билгеләрен өйрәнеп истә калдыру өчен бөтен шартлар тудырылган. "В" һәм "С" категорияләргә ия булырга теләүчеләр элеккеге аэропорт мәйданындагы автодромда машинаны идарә итү серләренә төшенәләр, юлдагы билгеләргә һәм асфальт юлга төшерелгән сызымнарга буйсынып юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча практика үтәләр. Уку программасы тулысынча узган курсантлар эчке имтиханнарны тапшыралар һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен ЮХИДИнең районара бүлегенә җибәреләләр. Әйтергә кирәк, әлеге автомәктәп укучылары үзләренең алган белемнәре белән урынлы горурлана алалар. Имтихан күрсәткечләре дә моны ачык дәлилли. "Ел саен октябрь аеның соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан барлык машина йөртүчеләрне, автосервис хезмәткәрләрен, үзебезнең техникумда шоферлар әзерләүче укытучыларны һәм осталарны бәйрәм белән котлыйм, аларга имин юллар, төзек машиналар һәм яхшы юлдашлар очравын гына телим. Автомобиль һәркемнең ышанычлы ярдәмчесе булсын иде,- ди Рамил Рәфыйкович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев