Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле Сабан туе ярышларында җиңүчеләр исемлеге

Сабан туйның тантаналы өлешеннән соң мәйданга спортчылар чыкты. Элек- электән әлеге бәйрәмнең йөзек кашы булган милли көрәш башлана.

Келәмгә бер- бер артлы балалар һәм яшүсмерләр чыга. Көрәш кагыйдәсе буларак алар үз үлчәү авырлыкларында иң көчле спортчы исеменә лаек булу өчен бил алыша. Ниһаять баш судья Ирек Мөхәммәтҗанов җиңүчеләрнең исемнәрен дә атый. 50 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Станислав Воробьев беренче, Николай Чукмарев- икенче (Матак авылыннан) һәм Ранил Сәлимҗанов (Шланга) өченче урынны яуладылар. 60 кг. га кадәр авырлыкта Раиль Айнетдинов, Раиль Камалов (Кече Чынлы) һәм Илһам Сафин өченче булды. 70 кг. га кадәр авырлыкта- Наил Низамов (Кече Чынлы), Рамил Камалов һәм Зөлфәт Хәйбуллов (Татар Бизнәсе) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. 75 кг. га авырлыкта Каракитә авылы көрәшчесе Салават Мифтахов беренче, Кече Чынлыдан Раил Айнуллов- икенче һәм Татар Бизнәсе авылы спортчысы Раил Камалов өченче булды. 75 кг. нан югары үлчәү авырлыгында Альберт Мөшәрәповка тиңнәр булмады. Былтыргы чемпион Иске Кәкерле авылы егете Илмас Камкаевны отып беренче урынга чыкты. Абсолют батыр исеме өчен көрәштә дә Салават Мифтаховны бирелергә мәҗбүр итеп Сабан туйның символик бүләге- зур мөгезле тәкә дә аның җилкәсенә ятты. Әлеге үлчәү авырлыгында Айдар Мохтаров (Кече Чынлы) өченчегә калды. 80 кг. дан югарырак үлчәү авылыгында Буа егете Марат Миначев- беренче, Батыр районы көрәшчеләре Илһам һәм Илнур Мәхмутовлар икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Арканда тартышу буенча соңгы елларда беренчелекне үз кулларында нык тоткан Иске Кәкерледән Камкаевлар командасы быел да җиңү яулады. Шланга авылы һәм күрше Шомыршы районы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Кул көрәштерүчеләр арасында да ярышлар кискен барды. Спортның бу төре буенча Иске Кәкерле авылы егетләре иң көчле булып чыкты. Бөтен призларны Динар Айметов, Илмас Камкаев һәм Иршат Хөсәенов кебек көчлеләр алды. Хатын- кызлар арасында да нык мускуллы спортчылар бар икән. Буа районыннан килгән Флера Хәлимова барлык көндәшләрен отып беренче урынга чыкты. Иске Кәкерледән Рәмзия Сабирҗанова икенче һәм Рамилә Камалова өченче булды. Штанга күтәрүдә быел Чүпрәле районы Сабан туенда яңа рекорд куелды. Соңгы елларда һәрчак беренчелекне алып килгән Мунчәли авылы спортчысы Нәҗип Җәмалтдинов быел икенче урынга калды, ә Кече Чынлыдан яшь штангачы Ильяс Миннебаев 140 кг. ны күтәреп рекорд куйды. Радик Гиляҗетдинов өченче урынны яулады. Гер күтәрүчеләр арасында да Радик икенче урынга чыкты. Иван Угаров беренче һәм Илнур Нигъматуллин өченче булды. Турникта тартылып үзләрен сынап караучылар быел да күп иде. Яшүсмерләр арасында Александр Акимов, Нияз Мөхәммәтҗанов һәм Раил Сәлимҗанов, олыллардан Петр Мускатимов, Илназ Әсәдуллин һәм Владимир Колпаковка тиңнәр булмады. 14 нче модель "Жигули" автомашинасын ун метр аралыкта тарту буенча иң яхшы вакытны Александр Павлов күрсәтте. Илнар Камкаев белән Илназ Дунаев аңа берничә секунд кына оттырып икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Бер центнер бөртекле ашлык салынган капчыкны да мәйдан уртасыннан җилкәсенә салып Илнар Камкаев алып чыкты. Ә менә озын багана башына менеп бүләкне алу бәхете Яңа Элмәле егете Вячеслав Алякинга елмайды. Футбол буенча Чуваш Чүпрәлесе авылы командасы- беренче, Село Уби һәм Иске Чүпрәле спортчылары икенче һәм өченче призларны алдылар. Волейболчылардан Иске Чүпрәле авылы спортчылары барлык көндәшләрен дә отып- беренче, ә Ульян өлкәсенең Пилюгин авылыннан килгән спортчылар икенче, Иске Чокалы волейболчылары өченче урынга лаек булдылар.

Атлар узышын да райондашларыбыз яратып карый. Быелгысында аның Чувашиядән, Ульяновскидан, Буа районыннан килгән егермедән артык ат катнашты. Алар арасында Россия күләмендә узган зур ярышларда кубоклар яулаган атлар да бар иде. Җайдаклар арасында Городище авылы спортчысы Петр Павлов үзенең "Вульс" кушаматлы юртагы белән иң яхшы күрсәткечкә ирешеп беренче булды, Буа районыннан килгән Николай Нестеров ("Черешня") икенче һәм "Цильна" җәмгыяте данын яклаучы Сергей Ишмуков ("Самата") өченче урыннарны бүлештеләр. Бишекле атларда ярышучылар арасында Буа районы спортчысы Юрий Кузьмин ("Зачет")- беренче, аның якташы Илсур Галимҗанов ("Легионер") икенче һәм Мунчәли авылындагы "М. Хәйретдинов" крестьян- фермер хуҗалыгы данын яклаган Ольга Сидорчук ("Зевс") өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй