Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле пенсионерлары Санкт- Петербургта булып кайтты

Шушы көннәрдә Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе инициативасы буенча иң актив 22 пенсионер Санкт- Петербург шәһәренә биш көнлек сәфәр кылды.

Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Россиянең Төньяк башкаласы булып саналган Санкт- Петербург шәһәрендә күбебезнең булганы да юк иде, телевизор экраннары аша карап кына аның никадәр матур һәм Европа илләре башкаларыннан бер дә ким түгеллеген белә идек. Барып җитүгә үк безне бөтен уңайлыклары булган "Санкт- Петербург" кунакханәсенә урнаштырдылар. Тарихи зур әһәмияткә ия булган "Аврора" крейсеры да безнең тәрәзә ягына туры килде. Төнлә күпер ачылганын күрү мөмкинлеге дә булды. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөргәндә Петропавловск крепосте, Рус музее, Шоколадлы музей, Казан соборы, Океанариум, Строновлар һәм Юсуповлар йорты, Петергофф фонтаннарын күрдек, экскурсоводны йотлыгып тыңладык һәм һәр мизгелне фотога төшердек. Пенсионерларның һәрберсе сәяхәтнең кабатланмас мизгелләргә бик бай будуын, искиткеч шәһәрнең сихри матурлыгы күңелләрендә озак сакланачагын әйттеләр. Мондый бүләк белән шатландырганнары өчен район башлыгы Александр Шадриковка, Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимовка һәм транспорт белән тәэмин иткәне өчен Валерий Художитковка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар