Чүпрәледә “Чәке авылына керү юлы” транспорт хәрәкәте өчен ябылган
20 декабрьгә кадәр районда "Чәке авылына керү юлы" автомобиль юлының 3,9 нчы километры транспорт хәрәкәте өчен ябылган. Биредә бу чорда суүткәргеч торбаларны реконструкцияләү планлаштырылган.
Урап узар өчен автомобильчеләргә Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны автомобиль юлы, шулай ук Түбән Чәке авылындагы Колхоз урамы һәм Югары Чәке авылындагы Юл урамы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләргә юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырырга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев