Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Чүпрәле бадминтончылары Кыш Бабай кубогына ярышты

Гадәттәгечә, ел ахырына якынлашкан көннәрдә район бадминтончылары Кыш Бабай кубогына турнир үткәрә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залына килгән спортчыларны һәм аларның җанатарларын башта Кар Кызы тәбрикләде, райондашларыбызның киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын һәм киләчәк Яңа елда тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның да спортчыларга карата әйтер җылы сүзләре күп булды. "Ирешелгәннәр белән чикләнмәскә, зур җиңүләр яулау өчен бөтен барлыгыңны биреп спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Район данын яклап республика күләмендәге ярышларда көч сынашкан спортчыларга аерым рәхмәт. Бүгенге турнирда катнашучыларның барысына да уңышлар телим",- диде Александр Валерьевич. Ярышларның беренче уенын да район башлыгы белән баш хөкемдар Салават Мөшәрәпов башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, ярышлар уздыру өчен районда спорт федерацияләренең дистәдән артык филиалы оештырылган иде. Аларның кайберләре нәтиҗәле генә эш күрсәтте, араларында бер яисә ике чара үткәрү белән генә чикләнүчеләр дә булды. Бадминтон федерациясе филиалы Сингх Раджеш Кумар тырышлыгы белән ел дәвамында дистәдән артык ярышлар узды. Бу уңайдан район җитәкчелеге дә, спортчылар да аңа бик рәхмәтле. Киләсе елда ул чирәм өстендәге хоккей ярышлары уздыру турында хыяллана. Монысы, әлбәттә, безнең төбәк өчен зур яңалык. Әмма шуңа да игътибар итик, җәйге хоккей спортчыларыбызны кышкы сезонда үтәчәк алкалы хоккей уеннарына әзерләүдә дә бик отышлы бер алым булачак. Бадминтон ярышларына килгәндә, ирләр арасында беренче урынны Валерий Юманов яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Салават Мөшәрәпов, Сингх Раджеш Кумар һәм Василий Митрошкин бүлеште. Хатын - кызлардан Гөлгенә Фәизовага тиңнәр булмады. Наталия Пустынина, Алиса Ефремова һәм Татьяна Кудрявцева икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Аларга Кубоклар, медальләр һәм Дипломнар тапшырылды.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бадминтон