“Чулпан” кафесы сезне чакыра!
Марсель Аббазов үз көченә нык ышанучан һәм заманага яраклашып теләсә нинди эшне уйлап оештыра торган егет. Алма агачыннан ерак төшми икән шул, бабасы Мансур абый да бик булдыклы шәхес иде, урыны җәннәттә булсын. Әллә ничә дистә еллар "Йолдыз" колхозын җитәкләп гел алдынгылар рәтендә тотты.
Эшмәкәрлеккә һәр чак юл ачык, хөкүмәтебез дә аны үстерү һәм җәелдерү максатыннан күп төрле программаларны гамәлгә кертә, теләгән кешегә - яшел ут! Әмма үз эшеңне булдырып, аны мөстәкыйль рәвештә алып бару бер кешегә дә җиңел бирелми. "Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мөмкинлекләре күптәннән тудырылды. Эшчәнлегеңне башлаганда дәүләт тә ярдәм итә. Әмма күберәк үз булдыклыгыңа ышанырга кирәк. Эшмәкәрлек читтән караганда гына җайлы күренә. Әмма чынында ул авыр да, четерекле дә хезмәт. Баштарак мин үзем дә, булдыра алырмынмы икән, дип еш уйлана идем. Менә алтынчы ел инде шушы эшне алып барам",- ди Марсель. Мондый эшчәнлеккә алынуына әнисе Рәшидәнең ярдәмен дә яшерми ул. Ни дисәң дә Рәшидә Мансуровна сәүдә сферасында шактый ук дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган кеше, исәп - хисап эшләрен дә яхшы белә. Алдарак елларда элеккеге "Сельхозтехника" берләшмәсенең ашханә бинасын Тәлгать Хөсәенов үзенә алып кибет ачкан була. 2011 елда Марсель Аббазов аны арендага ала һәм эшмәкәрлеккә юл яра башлый. Берничә елдан ук район үзәгендәге Техническая урамында "Агат" исемле икенче кибетен ача, 2013 елда исә Иске Чокалы авылында да ашамлыклар сату ноктасын сафка бастыра. Сер түгел, бер заман район территориясендә кибетләр җылы яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләрдәй күбәеп китте. Аларга район үзәгендә сафка баскан "Магнит" һәм "Пятерочка" маркетлары да өстәлде. Хәзер халыкның ашамлык кибетләренә булган ихтыяҗы тулысынча хәл ителде дияргә дә мөмкин. Тынгысыз эшмәкәр үзенең эшчәнлек челтәрен тагын җәелдерү хакында уйлана башлый. Эшчәнлекнең беренче этабы артта калды, хәзер инде беркадәр тәҗрибә дә тупланды. Район үзәгендәге "Чулпан" кафесы аукционга тәкъдим ителгәч тә шуны сатып ала. Дөрес, бу бина төзелгәнгә ярты гасырдан артык еллар үткән, төзекләндерәсе урыннары да байтак. Шулай да Марсель Аббазов кыю йөрәкле тәвәккәл хуҗа булып чыга. Ремонт эшләрен башкарып чыгу өчен дәүләт ярдәменнән дә файдалана, кредит ала. Күп эшләрне шәхсән үз куллары белән эшли.
Рәшидә ханым да улының булдыгына сокланып: "Әллә нинди осталар эшеннән бер дә ким түгел. Ике залны да бик матур иттереп заманча бизәде, клиентларыбыз күңеленә хуш килерлек бина килеп чыкты",- ди. Кафеның ныклап эшли башлавына әллә ни күп вакыт узуга да карамастан, райондашларыбыз биредә төрле банкетлар, туйлар, никахлар, юбилейлар, корпоративлар үткәрә икән. Хәләл мәҗлес уздыручылар да күп. Әле күптән түгел генә Сембер шәһәрендәге мөселманнар хәрәкәте башында торучы Дамир хәзрәт Сатдинов Шатрашан авылыннан чыккан якташларын шунда чакырып зур дини мәҗлес үткәрде. Олы яшьтәге абый - апалар мондагы чисталыкка, өстәлләрнең бизәлешенә, андагы сый - хөрмәткә үзләренең соклануларын әйтеп кафе хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
"Без авылда халыкның аз керемле булуын исәпкә алып, ашамлыкларны каладагы белән чагыштырганда шактый арзан бәягә сатабыз. Мәҗлесләрдә, банкетларда утыру өчен бер кешегә 650 сум чамасы туры килә. Менюда бик күп төрле ашамлыклар каралган. Ашларны да , боткаларны да, гомумән бөтен азыклар да югары сыйфат белән әзерләнә. Пешекчеләребез, кондитерларыбыз һөнәри яктан бик оста һәм тәҗрибәле кешеләр. Безгә килгән клиентлар бик канәгать булып китәләр",- ди Рәшидә Мансуровна. Банкетларга теләсә нинди аш - су һәм ашамлыкларны алдан заказ да биреп була. Шушы көннәрдә генә үзенең юбилей кичәсен шунда үткәргән бер танышымнан да кафега карата җылы сүзләр ишетергә туры килде. "Кафеның ике залы бар. Берсе- 120, икенчесе 30 кешегә исәпләнгән. Ашау - эчү шәһәрләрнең иң яхшы рестораннарыннан бер дә ким түгел. Хезмәткәрләр ачык йөзле, кунакларны бик җылы каршы алдылар. Әлеге кафеның тагын бер уңай ягы бар, мәҗлескә тамада һәм музыка мәсьәләсендә дә ярдәм итәләр. Рәхмәт үзләренә",- ди ул. Мондый көннәрдә дә кафедан клиентлар өзелми.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев