Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штрафларын түләмәгән 151 чүпрәлелегә бөркетмә төзелгән

ЮХИДИ хезмәткәрләре бурычлы шофёрларның штрафларын түләтү буенча актив эш алып бара, еш кына рейдлар үткәрә.

Быелның үткән чорында штрафларын үзвакытында түләмәгән 151 кешегә бөркетмә төзелгән. Штрафларын түләмәүчеләрне ирекләреннән мәхрүм итү турында карар кабул иткәндә бурыч күләме зур роль уйнамый икән. Кайбер машина хуҗаларын 500 сум штраф өчен дә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр. Штрафлар буенча әҗәтләре булучыларның милкенә арест салу чарасы да кулланыла.

-Административ җаваплылыкка тартылган машина йөртүче штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Әгәр дә вакытында түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәдә, машина хуҗасына салынган штраф күләме ике тапкырга арттырыла яисә ул 15 көнгә кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Суд тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри эшләрнең вакыты 50 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин,- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев