Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Штрафын түләмәгән 21 чүпрәлеле төрмәгә утырды

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штраф 70 көн эчендә түләнмәгән очракта, шул сумма икеләтә арттырылып, бер мең сумнан да ким булмаган штраф салынырга мөмкин.

Шулай ук бурычлы кешене 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алып рәшәткә артына утыртырга яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрергә дә булдыралар. Кызганыч, руль артында кагыйдә бозып йөрүчеләр кимеми. Моның аяныч нәтиҗәләре күз алдында: юлларда булган аварияләр, анда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнүе, һәлак булуы хакындагы тетрәндергеч хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде. Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү дә бит закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәү хакында исендә тотарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы - руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Административ законга кертелгән яңа үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер "права"ларыннан колак кагып кына калмыйлар, 30 мең сум штраф та түлиләр. Эчкән килеш рульгә утыру кабатланган очракта 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Өч елга "права"сыз калуың да мөмкин. Агымдагы елның унбер аенда штрафларын үзвакытында түләмәгән өчен 177 кешегә бөркетмә төзелде, шуларның 21- нә арест салынды, 31 -е мәҗбүри эшкә тартылды,калганнары штрафларын икеләтә арттырып түләде,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев