Бер күрешү-үзе бер гомер-Иске Чокалы мәктәбе студентлары очрашты
Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбендә "Бер күрешү- үзе бер гомер" дип исемләнгән студентлар белән очрашу кичәләре үткәрү традициягә кереп китте.
Иске Чокалы төп белем бирү мәктәбе быел кабат үзенең төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларын үз оясына колач җәеп каршы алды. "Кабатланмас мизгелләр" дип аталган кичәгә мәктәпне, укыткан укытучыларын яраткан, онытмаган студентларыбыз, мәктәп укучылары, укытучыларыбыз һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы, гомуми бүлек җитәкчесе Хәлиуллов Газинур Фиалит улы, авыл җирлеге башлыгы Низаметдинов Рамис Рәфәгать улы, крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хисамов Әмир Мортаза улы килгән иделәр.
Бәйрәм кичәбез Россия гимны белән башланып китте.Бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүз мәктәп директоры Хайретдинов Илхам Иршат улына бирелде. Ул мәктәп тормышын чагылдырган вакыйгалар, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйләде. Ә авыл җирлеге башлыгы авылның киләчәге, планнары турында ассызыклады.
Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Җәлалов Айрат Фиркать улы: районда 2017ел- "Яшьләр"елы дип игълан ителүе, киләчәктә районда яшьләргә эш урыннары булдырылуы турында сүз алып барды. Студент укучыларыбызны,төрле өлкә белгечләрен,уку йортларын тәмамлап, туган районыбызга эшкә кайтырга чакырды.
Илебезнең төрле югары уку йортларында: медицина, авыл хуҗалыгы, ветеринария,Казан федераль университетының төрле факультетларында белем алалар. Ә 9нчы сыйныфны тәмамлап киткән укучыларыбызның күп өлеше медицина һәм педагогия көллиятләрендә белем ала. Шушы студентларыбыз үзләрен укыткан укытучыларына, туган мәктәбенә булган хөрмәт, ярату хисләрен үзләренең чыгышларында җиткерделәр. Студентларыбыз: Хисамова Лилия,Хусаинова Гелия, Хисамова Гелнара,Хузеев Тимур,Гайнетдинов Фаиль,Сабирзянова Гөлназ, Сабирзянова Ләйсән,Гафурова Ләлә,Сирачетдинова Гөлчәчәк: "Без үзебезне укыткан укытучыларыбызга бик рәхмәтле. Мәктәбебездә төпле башлангыч һәм урта белем бирмәгән булсалар, без бу уку йортларында бүген белем ала алыр идекме? Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез безнең якты киләчәгебезгә юл яручылар!Мең-мең рәхмәт Сезгә."
Теләкләр, фикер алышулар мәктәп укучыларының чыгышлары, матур җырлар белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы - китапханәче Лилия Әхмәтова килгән кунакларга, студентларга мәктәп фотоальбомын тәкъдим итте. Бу альбом мәктәп тормышының төрле мизгелләрен кабат хәтерләрдә яңартты. Дәвам итеп мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары һәм студентлар арасында "Акыл-тезген, белем - ат" дигән шаян уен үткәрелде. Ул районыбызда игълан ителгән "Яшьләр "елына багышланган иде. Бәйрәмебездә ике команда да җыр-бию, төрле уеннар,биремнәр, кызыклы күренешләр аркылы үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗәне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гелсирә Нәҗибулла кызы ясады. Бәйгедә ике командада сынатмады, нәтиҗәдә ,"Дуслык" җиңде.
Бәйрәмебез "Сыйныфташлар" җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Кичә катнашучылар күңелендә җылы хисләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев