Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Балалар бакчасында сюжетлы уеннар уйныйбыз

Уен эшчәнлеге - мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру - төп шарт булып тора.

Мәктәпкәчә яшь вакытындагы уеннар логикасыннан чыгып, уен эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе үзенә генә хас специфик уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы күздә тота.

1. Режиссёрлык уены - уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.

2. Рольле уен - персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.

3. Кагыйдәле уеннар - махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.

Балаларны уйнарга ничек өйрәтергә? Бу өйрәтү тәрбияче тарафыннан җитәкче, уен кагыйдәләрен әйтеп, күрсәтмә бирүче ролендә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы, уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш. Хәзерге вакытта баланың тормышы төрле информация - китаплар, телевидение, компьютер, башка кешеләр белән аралашу чаралары белән тулы. Ә балалар бакчасында педагогик процесс вакыты дәрес, дәрестән тыш шөгыльләргә бүленгән. Баланың буш вакытта үзе теләгән уеннар, аны кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнергә хокукы һәм мөмкинлеге бар. Бу вакытта һәр бала үзенең индивидуаль аерымлыкларыннан чыгып, фантазиясен һәм мөмкинлекләрен эшкә җигеп иҗади шөгыльләнә ала.

Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында ("Без -төзүчеләр") уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш - гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

Күпьеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5- 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер - алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 -3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы- рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Тәрбияче уен вакытында үзе дә уйный белергә, балаларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итә алырга тиеш. Уенда тәрбияче сүзе - закон буларак түгел, ә бер уенчының теләге буларак кабул ителергә тиеш. Уенда кыенлыклар барлыкка килгәндә, ситуациядән чыга белү, сюжетны тиз һәм профессиональ рәвештә үзгәртә белү сыйфаты да тәрбияче өчен бик мөһим сыйфат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев